Татарстанның халык артисткасы Флёра Сөләйманованың татар сәхнәсенә юлы шактый сикәлтәле... — 27 июля 2026 г. в 14:07:01.424
Татарстанның халык артисткасы Флёра Сөләйманованың татар сәхнәсенә юлы шактый сикәлтәле була. Җырчы буларак ул Казахстанда таныла. Үз вакытында ул Казаннан китәргә мәҗбүр була, һәм күренекле татар кешеләре кебек үк, Казахстанда зур ихтирам казана. 1960 елларда ул «Казахконцерт»та эшли, казах телендә җырлый һәм иң популяр казах җырчыларының берсе була.❤ 1966 елда Флера Сөләйманова Казанга кайта һәм беренче вакытларда казахча җырлый. ❤Сез аның нинди җырларын беләсез? Һәм кайсыларын яратып тыңлыйсыз?

