Шөкер итә белик!🤲 — 5 августа 2026 г. в 12:10:02.054
Шөкер итә белик!🤲 (Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазеннән) 💔Без бүген шөкер итә белмибез. Канәгать булу хисе бик аз күләмдә. Əгəр дə моннан элегрәк булган тормышка карап, кайчан əйбəтрəк иде, дип сорасалар, һич икелəнмичə,бүген, дип җавап бирəчəкбез.🤲 ☝ Уйлап карасак, без яшәгән өйлəр, йөргəн машиналар, кигəн киемнəр, ашаган ризыклар элек заманнар белəн чагыштырырлык та түгел. ❓Ə кайчан ешрак зарлана башладык? Билгеле, барыбыз да бүген, дип əйтер. Шәһәр урамына чыгып берәү әйткән ди бит: хәерчелек чиктән тыш артты – машина куярга да урын юк, дип. Авызыбыз өч кенə төрле эш эшли: я зарланабыз, я гайбəт сөйлибез, я ашыйбыз. Безгə зарланудан туктап, шөкер итәргә вакыт.🤲 Килешәсезме хәзрәтнең сүзләре белән? ❤

