🤠АНЕКДОТ😜 — 3 августа 2026 г. в 11:56:47.993
🤠АНЕКДОТ😜 ☝Бер ир белән хатынның баласына ике яшь тулган, ә ул һаман да сөйләшми икән. ✅ Киткәннәр болар күрәзәчегә. Күрәзәче борчылмаска кушкан. – 3 яше тулу белән 3 сүз әйтәчәк, аннары теле ачылачак. Ләкин балагыз нәрсә әйтә, шул үләчәк, – дигән. ✅ Баланың беренче сүзе "песи" була, икенче көнне песиләре үлә. Икенче сүзе "эт" була, этләре үлә.😳 Өченче сүзне "әти," ди бала...😧 Атасы теге дөньяга китәргә әзерләнеп, юынып, кырынып, караватка ята.🥺 Хатыны эштән кайта да: –Син, хайван, нишләп ятасың монда?? 😯Күрше үлгән бит, – дигән. 🤭 😂

