Кышкылыкка укропны җитәрлек әзерләдегезме? — 2 августа 2026 г. в 12:42:29.332
Кышкылыкка укропны җитәрлек әзерләдегезме? Ул күпсанлы микроэлементларга,витамин һәм минералларга бай. Укропны кышкылыкка ничек сакларга? 🔹 киптерергә, 🔹тозларга һәм 🔹туңдырырга мөмкин. Туңдырсаң, тәме һәм файдалы элементлары ныграк саклана, диләр.☝ ✅ Сабаклары белән дә, тураган килеш тә катырып була. Башта укропны юарга һәм суын саркытырга кирәк. Аннары укропны бәләкәй өлешләп пакетларга салып туңдыргычка куйсагыз, кышын аны кирәк хәтле генә алып кулланырга җайлырак булачак. 🔹Ашка, сыек ризык әзерләгәндә куллану җиңелрәк булсын өчен укропны бозлы шакмак формасында катырырга да мөмкин. ☝Бер кат катырган укропны җебетеп яңадан катырырга ярамый. Бу аның исен дә, тәмен дә югалтуга китерә.

