🕠Биш вакыт намазны барысын бергә җыеп уку дөрес гамәлме? ❓ — 28 августа 2026 г. в 06:22:33.009
🕠Биш вакыт намазны барысын бергә җыеп уку дөрес гамәлме? ❓ ✅Рөстәм хәзрәт Гәрәев җавап бирә: –Юк, бу һич тә дөрес гамәл түгел. Беренчедән, Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә бу турыда кат-кат әйтә: «ДӨРЕСЛЕКТӘ НАМАЗ УКУ БИЛГЕЛЕ БЕР ВАКЫТТА ФАРЫЗ БУЛДЫ» – ди. Көненә биш вакыт намазны ФАРЫЗ кылган кебек, намазның һәрбер вакытын да ФАРЫЗ кылды. 🔹Хәзер кешеләр намаз эшне калдыра, вакытым юк дип еш сөйлиләр. Болар бары тик аклану гына. Ник дигәндә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с) әйтте: "Аллаһ Тәгалә адәм баласына хәленнән килмәгән, эшли алмаган йөкне йөкләмәде,"– диде! ✅Димәк намаз вакытны да алмый, эшне дә калдырмый, Бу бары шайтан вәсвәсәсенә бирелгән дини надан кешеләр аклануы сүзе генә. ✅ Әгәр дә без биш вакыт намазның укыла торган фарызларын бергә карасак, һәрбер намазга якынча 5 минут вакыт кирәк. Уйлап карасаң, бу вакыт бик тә әз.🕠

