ГАИЛӘ БУ! 💘 — 31 августа 2026 г. в 06:34:01.734
ГАИЛӘ БУ! 💘 Хатын һәм ир талаша, Өйдә хәйран - тамаша. Икесе дә кызганнар, Әдәп чиген узганнар. Нинди генә сүз чыкмый, Ярый әле, күз чыкмый. Талаш бермәл сүрелә, Ир киеменә үрелә. - Мин, - ди, - китәм. Хуш, хатын! Тик белеп кал: яраттым❤ Күрешмәсәк яңадан, Телгә алма яманлап. Хатын әйтә: - Хуш, ирем! Мин дә сине бик сөйдем❤. Син эштә чагында да Сагынып бетә идем. - Чынмы, хатын? - Чын, картым. - Яраттыңмы? - Яраттым. - Әле дәме? - Әле дә! - Мин дә сөйдем мәңгегә.💕 Сүз китә гөлдер-гөлдер, Күз итә мөлдер-мөлдер. Бүрек баштан ташлана, Тормыш кабат башлана. (Фәнис Яруллин,1973)

