Яшәсен бәрәңгекәй! — 5 сентября 2026 г. в 10:54:21.517
Яшәсен бәрәңгекәй! 🥔🥔🥔🥔 Бу көннәрдә бөтен кеше Бәрәңге бакчасында. Кемнәрдер алып бетереп, Сөенеп ята шуңа. Иртә яздан ук башлана, Бу бәрәңге шаукымы. Базыннан чыгарып, һәркем Шытарга куя аны. Көн җылынгач утыртасың, Көтәсең тишелгәнен. Коры килсә, болыт күзләп Үтә инде көннәрең. Бәрәңгегә утырып чыга Колорадо коңгызы. Бу явыз белән көрәшеп, Җаның чыга җәй буе. Җәй буена шул бакчада, Таптансаң да көн буе, Ул коңгызның һәм чүбенең, Бетәргә һич юк уе. Башкалар ала икән дип, Инде чүбен чабасың. Кәкерәеп - бөкерәеп, Көчкә кереп авасың. Чүбе беткәч каерасың, Дүрт аяклап җыясың. Күч - күч итеп өясең дә Сортларга аерасың. Черемәсә, әйбәт чыкса, Сөенә-сөенә аласың. Шул бәрәңге диеп, җәйне, Күрмичә дә каласың. Капчыкларга тутырасың, Ә аннары, ташыйсың. Атна-ун көн эшләгәнне, Ел буена ашыйсың. Эше җиңел булмаса да, Яшәсен бәрәңгекәй! Базыңда бәрәңге тулы, Заяга үтмәгән җәй. Мөршидә Гафарова. _________ Авторның тагын бер ШИГЫРЕН укый аласыз. 👍🔥❤

