👁Ни өчен күз кабагы тартыша? Бу зыянлымы?🫣 — 15 сентября 2026 г. в 10:13:59.238
👁Ни өчен күз кабагы тартыша? Бу зыянлымы?🫣 👀Күз кабагы тарту кайвакыт “Ашыгыч ярдәм” чакыртуны таләп иткән җитди чир турында сөйләргә мөмкин. 🙏Әмма күпчелек очракта бу ару билгесе генә. Офтальмолог Алексей Казбан “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Белгеч әйтүенчә, гадәттә киеренке эшләү, озак смартфон һәм компьютер алдында утыру да моңа сәбәп була ала. Мондый очракларда ял һәм йокы режимын җайга салу да җитә. Ягъни бернинди махсус дәвалану яки табиб киңәше таләп ителми. “Сәламәт кешедә күз кабагы тарту стресс, туйганчы йокламау гына түгел, бәлки әле кофеинны күп куллану да күз кабагы тартуга китерергә мөмкин", – дигән офтальмолог. ______ Сезнең күзләр еш тартышамы?Юк 👍/👎Әйе

