Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов "Татарстан Республикасының атказанган артисты" исеменә лаек б...
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов "Татарстан Республикасының атказанган артисты" исеменә лаек булган. 🔥🔥 "Иҗатыма ышанып, җырларымны яратып тыңлаган, концертларыма килгән һәрбер тамашачыма аерым рәхмәтемне белдерәм. Сезнең мәхәббәтегез һәм хуплавыгыз миңа һәрвакыт көч һәм дәрт бирә. Һәм, әлбәттә, һәрвакыт янәшәмдә булган, мине аңлаган, һәм илһамландырган яраткан хатыным Эльмирага – аерым рәхмәтем. ❤️ Бу исем — минем өчен зур горурлык һәм зур җаваплылык. Алга таба да сезнең ышанычыгызны акларга тырышып, яңа җырлар, яңа иҗади эшләр белән сөендерергә насыйп булсын! Амин!🤲 Барыгызга да чын күңелемнән рәхмәт!"❤️– дип язган ул социаль челтәрләрдә. 🪗🪗🪗 Ә сез Ришат Фазлыйәхмәтовның иҗатын яратасызмы? -❤