Әнием язган Изге Болгар турында шигырьне калдырып үтәм ⬇️⬇️ — 5 июня 2026 г. в 09:23:29.766
Әнием язган Изге Болгар турында шигырьне калдырып үтәм ⬇️⬇️ ТАТАРЫМНЫҢ ЙӨЗЕК КАШЫ Халык агыла сиңа Изге Болгар Нәсел - ыру тарихын барларга Чулманыңда йөзгән акчарлаклар Сәләмләп чыга комлы ярларга. Күңел тарихының битен актара Кыйбласын барлап ата - бабаның Йөрәккә сары май булып ягыла Ак мәчеттән ишетелгән азаның Халык агыла сиңа Изге Болгар Дулкынлану күренә күзләрдә Татарымның йөзек кашы булып Юлың күрсәт йөзләргә, меңнәргә. Болгарда булганыгыз бармы?)