ӘНИЕМНӘН СЫР РЕЦЕПТЫ — 6 июня 2026 г. в 06:31:36.319
ӘНИЕМНӘН СЫР РЕЦЕПТЫ 1️⃣1 литр ярым сепаратор сөтенә яисә гади сөт 2️⃣1 кг творог салып әкрен утта тотып аласы,өстендә әчегән су хасил булгач,марля аркылы сөзәсе. 3️⃣Суын агызып бетергәннән соң,100 гр сыер мае салып сүрән утка куясы. 4️⃣Икенче савытка 1 йомырка сытасы,1 кечкенә калак сода,1 чәй калагы тоз саласы. Яхшылап болгатасы. 5️⃣Твороглы массага йомыркалы массаны саласыз,кайнатасыз. 15-20 минуттан сыр барлыкка килә. Тәлинкәгә салып куясыз. Тәмле булсын🔥 Р.S сыр беренче тапкырдан ук килеп чыкмаска мөмкин,әни рәтен белергә кирәк диде🙃 Сыр ясаганыгыз бармы?) Нинди рецепт белән ясыйсыз?)