ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР — 10 июня 2026 г. в 07:13:00.601
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР ✅Ит шулпасына тозны пешеп чыгарга 30 минут кала, балык ашына шундук салалар. ✅Кыздырыр алдыннан аз гына шикәр комы сипсәң, бавыр йомшак була. ✅Чәй хуш исле булсын өчен, саклаган савытына лимон яки әфлисун кабыгы салалар. ✅Катып киткән гәрчичне сөт яки сөт өсте белән сыекларга мөмкин. ✅Итне пешергәндә артык тозласагыз, кайнар килеш салкын каймакка салып торыгыз. ✅Каткан сырны 1 сәгатькә сөткә салып торып яңартырга була. ✅Сосиска суда түгел, ә парда пешергәндә яки кыздырып алганда тәмлерәк була. ✅Кыздырганда ит табага ябышмасын өчен берничә кисәк кишер салыгыз. Файдалы булса - ❤️❤️❤️

