Әнием ясый торган карлыган вареньесы рецептын яраттыгыз. Бик тәмле килеп чыга ул🥰 — 15 июля 2026 г. в 17:48:17.876
Әнием ясый торган карлыган вареньесы рецептын яраттыгыз. Бик тәмле килеп чыга ул🥰 ✅ 4 стакан суга 10 стакан шикәр комы салып, 5 минут кайнатасы. Аннан 18 стакан (250 грлы стакан) кара карлыган өстисе. 12 минут кайнатасы, күбеген җыеп аласы, газны сүндергәч, 10 стакан шикәр комы салып, җебегәнче яхшылап болгатып торасы. Вареньены Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, каплап куясы. Чәйләрегез тәмле булсын🥰 Ә сез нинди рецепт буенча ясыйсыз?

