Улым белән урамга чыктык😇
Улым белән урамга чыктык😇 Безнең янга килеп печән чаба башладылар инде🤪😅 Ярар Ильяр уянмады)) Кичә вакцинадан соң температура күтәрелмәде, Аллаһка шөкер🙏🏻 Берничә сәгать көйсезрәк булып торды ул. Төнгегә дә иртәрәк йокларга ятты. Сәгать алтыда тордык😇 Мин яратам иртәрәк йокыдан торырга, кайчак улым белән сигезгә хәтле йоклыйбыз, конечно)) Шул график бик килешле безгә әлегә) Видеодагы бабайны күптәннән күргән юк. Ахыргы күргәндә дә үзе генә иде. Әллә тормыш иптәше авырып тора микән🥹🙏🏻 Авиатөзелеш районында яшиләр икән алар, шуңа еш күрәм ))