Перейти к содержимому
Максиметер

КЫЯРДАН САЛАТ (Рецептын сорап язган идегез, нык тәмле була)

КЫЯРДАН САЛАТ (Рецептын сорап язган идегез, нык тәмле була) 🍅Салат өчен кирәк булачак: 2 кг помидор, 2кг кыяр, 7 болгар борычы, 3 баш сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 250 гр шикәр комы, 150 гр үсемлек мае, 80 гр аш серкәсе кирәк. 🍅Әзерләү тәртибе: Помидор, болгар борычы, сарымсакны турап, шуңа тоз, шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе салып, 10 минут кайнатырга. Кыярны 1,5 см калынлыкта боҗралап турарга. Утка куйган яшелчәләр 10 минут кайнагач, кыярны салырга һәм 5 минуттан соң ук банкаларга тутырып куярга. Бик тәмле килеп чыга борыч урынына помидор гына салсагыз да була👍🏻 Тәмле салатка ❤️ куегыз Рецепт буенча кайнату вакыты аз язылган, без озаграк кайнаттык☺️

7 808 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

19 631 подписчиков · Медиа

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.