СЛИВАДАН КАК — 6 августа 2026 г. в 06:55:45.752
СЛИВАДАН КАК Сливаны әйбәтләп юып, дуршлагка салып, суы аксынга, аннан соң төшен алып, кайнатырга куясың. Чистарткач 3 кг слива булды. Калын төпле кәстрүлгә 700 гр су, сливпны салып, кайнатырга куясы акрын утта. Кайнаганда болгаткалап торырга кирәк, төтенә утырмаска. Кайнап чыккач, 30-40 минуттан соң, дуршлаг аша чыгарасың да, яңадан азрак песок салып, кайнатып аласың. Әгәрдә юка как кирәк булса (сыек каймак камыры кебек) сыеграк та итәргә була. Ә песокка килгәндә 3-4 калак аш калагы белән салдым, дип язып җибәрде рецептын әнием.

