КАБАК СОГЫ (Монсы инде кайнатып ясый торган, дусларым) — 29 августа 2026 г. в 06:48:31.210
КАБАК СОГЫ (Монсы инде кайнатып ясый торган, дусларым) 📝Кабак 3,5кг 📝Су 4,5 литр 📝Апельсин 2 шт якынча 560 гр 📝Шикәр комы 500гр 📝Абрикос яки күрәгә 400гр 📝1,5 чәй калагы лимон кислотасы Кабакны турыйсыз, су салып кайнатырга куясыз..2 апельсинны чистартып саласыз. Абрикосны өстисез, пешерәсез. Пешеп чыгып бераз суынгач сито аркылы сөзәсез. Сөзелгән сокны яңадан кайнатырга куясыз, шикәр комы, лимон кислотасы өстисез. 10 минут кайнаткач стерильләштерелгән банкага тутырып куясыз. Нык тәмле була😍 Тәмлүшкәгә - ❤️❤️❤️

