СУГАНЛЫ СОУСТА ТАВЫК ИТЕ — 1 сентября 2026 г. в 16:06:18.661
СУГАНЛЫ СОУСТА ТАВЫК ИТЕ Кирәк: ✅Тавык ите, минем очракта ике бот һәм ике бедро ✅Суган 8 шт уртача зурлыкта. Табада суганның күпме икәне күренә ✅Ярты чәй калагы тоз ✅Суганны кыздырыр өчен көнбагыш мае ✅Тәменчә вакланган кара борыч ✅Ярты чәй калагы сода Суганны турадым. Табага май салып кыздырырга куйдым. Ике минут кызгач, сода өстәдем. Тагын биш минут тоттым. Суган алтын төскә керә, борыч өстәдем. Тавык итен тозлап, аэрогрильдә егерме минут пешереп алдым. (Аэрогриль булмаса, табада озаграк пешерәсез). Тавык итен суган соусына салып, 20 минут пешереп алдым. Оригиналь рецепт, ите сусыл була🔥 Ничек сезгә мондый рецепт, дуслар?)

