КИШЕР КЕКСЫ — 15 сентября 2026 г. в 13:50:50.236
КИШЕР КЕКСЫ ✅3 йомырка ✅150 гр тростниковый шикәр комы ✅120 мл көнбагыш мае ✅Он 200 гр ✅Разрыхлитель 2 чәй калагы ✅Тоз тәменчә ✅Корица 1,5 чәй калагы ✅ Бер уч әстерхан чикләвеге (ваклыйсыз) ✅250 гр кишер Кишерне кыргыч аркылы чыгарасыз. Йомырка + шикәр комын кушып, яхшылап болгатасыз. Көнбагыш мае өстисез. Аерым савытка он, корица, разрыхлитель, тоз саласыз. Аннан йомырка массасына өстисез. Әстерхан чикләвеге, кишерне камырга өстәп, яхшылап болгатасыз. Камырны формага саласыз. Духовканы 180 градуска куеп, 50 минут пешерәсез. Тәмле булсын🌸 Ингредиентларны «Кладовая»дан алдык☺️

