ӘНИЕМНӘН МУСКАТ КАБАКТАН ПОВИДЛО
ӘНИЕМНӘН МУСКАТ КАБАКТАН ПОВИДЛО ✅кабак 3 кг ✅күрәгә 750 гр ✅апельсин 2 шт ✅лимон кислотасы 1 аш калагы ✅шикәр комы 2 кг ✅су 1 литр Кабакны вак итеп турыйбыз, кәстрүлгә 1 литр су салабыз да, шуңа кабакны салып, кайнатырга куябыз. Күрәгәне икенче савытка салып, бераз кайнар су өстәп, бүрттереп алабыз. Аннан күрәгәне кабакка өстибез, кайнап чыккач, акрын утта кайнатабыз. Пешеп чыккач, бераз суынгач, блендер белән изәбез. Мин яңадан тишекле сито аркылы да чыгардым, җепселләре калмасын өчен. Аннан соң, шушы массага 1 кг шикәр комы, 2 апельсин согы, 1 аш калагы лимон согы салып, кайнатырга куябыз. 20 минут кайнатканнан соң, плитәне сүндереп, калган шикәр комын (1 кг) салып, тиз - тиз болгатабыз. Повидлоны ясар өчен калын төпле кәстрүл кирәк. Повидло чәй эчәргә дә бик тәмле, пироглар эченә дә шәп. Тәмле булсын❤️