Җомга мөбарәк булсын, дуслар!
Җомга мөбарәк булсын, дуслар! Аллаhы Тәгалә барчабызга да хәерле көннәр, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле һәм хәерле гомер насыйп итсен. Укыган намазларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын, күңелләребез иман нурлары белән тулсын! Җомга көне һәркемгә үз бәхетен алып килсен, йортыбызга иман нуры иңсен, кылган гамәлләребез - имин, уйларыбыз - яхшы, өметебез - якты, тәнебез сәламәт булсын! 🤲🏻🤲🏻🤲🏻 Фото, видеода Яшел Үзән районы Октябрьский поселыгындагы мәчет.