Коймаклар кояшта гел икенче төрле күренәләр, алтын төсендә🥰
Коймаклар кояшта гел икенче төрле күренәләр, алтын төсендә🥰 Салдым: ✅250 мл кефир (Минеке әчегән иде) ✅ярты чәй калагы сода ✅1 йомырка ✅1 аш калагы шикәр комы ✅тәменчә тоз ✅150 гр он Кефирны җылытып алдым. Сода өстәдем. Аерым савытта йомырка + шикәр комын яхшылап болгаттым. Кефирга өстәдем, тоз салдым. Онны акрынлап керттем. Кызган табада кыздырдым.
4 416 просмотров