Перейти к содержимому
Максиметер

🤔Реструктуризация яисә банкротлык? Министр урынбасары финанс кыенлыклары булганда кайс...

🤔Реструктуризация яисә банкротлык? Министр урынбасары финанс кыенлыклары булганда кайсының отышлырак икәнен аңлатты Банкротлыкка нинди альтернатива булуы, кая мөрәҗәгать итәргә һәм нинди документлар әзерләргә кирәклеге турында министр урынбасары Максим Боровков “Ватаным Татарстан” газетасына биргән интервьюсында сөйләде. Аның сүзләренчә, банкротлык - иң соңгы котылгысыз чара. Киң кулланыла торган чара булып кредит оешмалары тарафыннан гамәлдәге шартнамә кысаларында бурыч йөкләмәләрен җайга салу өчен актив кулланыла торган икенче юл -  реструктуризация тора. Шартнамә шартларын үзгәртү өчен финанс кыенлыкларын нигезләргә кирәк. “Мондый нигезләр сыйфатында керемнәр кимү, каты авыру яки эшкә сәләтлелекне югалту торырга мөмкин”, - дип аңлатты Боровков. Реструктуризация ясау өчен: 1️⃣Кредит рәсмиләштерелгән банкка турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә. 2️⃣Финанс кыенлыкларының сәбәпләрен күрсәтеп һәм түләүләрнең мөмкин булган графигын тәкъдим итеп, реструктуризация турында гариза язарга кирәк. Министр урынбасары шулай ук гражданнарның физик затларның банкротлыгы мәсьәләләре буенча түләүсез юридик консультация алу мөмкинлеген булуын да искәртте. Министрлык хезмәткәрләре атна саен Татарстан Дәүләт юридик бюросы мәйданчыгында гражданнарны кабул итәләр. 🕑Кайчан: һәр пәнҗешәмбе, 14:00 дән 17:00 гә кадәр 📍Кайда: Казан, Һади Такташ урамы, 124 Әңгәмәнең тулы текстын 🗞️ “Ватаным Татарстан” газетасының 9нчы сентябрьдә чыккан 110нчы санында табарга була.

305 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

494 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.