Базарлы Матак кинотеатры бинасында ремонт эшләре башлана
Базарлы Матак кинотеатры бинасында ремонт эшләре башлана “Колос” киноучреждение бинасында шушы көннәрдә капиталь ремонт эшләренә керешәчәкләр. Әлеге корылма күп еллар элек төзелгән иде. Ике дистә еллар элек бина эче ремонтланды. Әмма киноучреждение бүгенге таләпләргә җавап бирми инде. Учреждение җитәкчесе Рөстәм Миңнеголов әйтүенә караганда, ремонтка 40 миллион сумнан күбрәк акча бүленәчәк. Хәзер алар, төзекләндерүгә керешү өчен, бинаны җиһазлардан бушаталар. Биредә заманча кино күрсәтү җайланмасы урнаштырылган. Аны Казаннан белгечләр килеп сүтәчәк икән. Бина тышыннан да, эченнән дә яңарыш кичерәчәк. Ул 120 урынлы тамаша залына исәпләнеп ремонтлана. Аның, сеанслар башланганчы халык көтә торган буфетлы залы, гардеробы, санузель бүлмәләре була. Уң якта административ бүлмәләре урнашачак. Быел бинаның тышкы ягын яңартып, эчен ремонтларга керешергә җыеналар. Ремонт эшләре проект документлары буенча киләсе елда төгәлләнәчек.