МКУ «Управление образования Буинского муниципального района»
Образование · 22 апреля 2026 г.
Бүген Теремкэй балалар бакчасынын мәктәпкә әзерлек төркемендә мавыктыргыч «Музей серләр... — 22 апреля 2026 г. в 21:12:35.483
Бүген Теремкэй балалар бакчасынын мәктәпкә әзерлек төркемендә мавыктыргыч «Музей серләре» квест-уены узды. Балалар зур кызыксыну белән музейга сәяхәткә чыктылар һәм татар халкының көнкүрешендә кайчандыр аерылгысыз өлеш булган предметларның серләрен ачарга тырыштылар. Уен барышында тәрбияләнүчеләр, серле һәм кызыклы тасвирламалар буенча, татар гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән бәйле чын музей экспонатларын эзләделәр. Бу шөгыль ярдәмендә балалар игътибарлылыкны, зирәклекне һәм командада эшли белү сәләтен генә үстереп калмадылар, ә татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм көнкүреш предметлары турында күп яңа нәрсәләр белделәр. Квест ахырында балалар музей предметларын кулланып рольле уеннар уйнадылар. Алар үзләрен йорт хуҗалары, осталар һәм кунаклар итеп хис итеп, татар тормышыннан күренешләрне уйнадылар. Бу балаларга белемнәрен ныгыту өчен генә түгел, ә узләрен бай милли мәдәниятнең бер өлеше итеп тоярга да ярдәм итте. Сегодня в подготовительной группе МБДОУ "Теремок" прошла увлекательная квест-игра «Секреты музея». Ребята с большим интересом отправились в путешествие в музейный зал, чтобы раскрыть тайны предметов, которые когда-то были частью повседневной жизни татарского народа. В ходе игры воспитанники по загадочным и интересным описаниям искали настоящие музейные экспонаты, связанные с татарскими традициями и бытом. Благодаря этому занятию ребята не только развили внимание, смекалку и умение работать в команде, но и узнали много нового о культуре, обычаях и предметах татарского быта. В завершение квеста ребята поиграли в ролевые игры, используя музейные предметы. Они представляли себя хозяевами дома, мастерами и гостями, разыгрывая сценки из татарской жизни. Это помогло детям не только закрепить полученные знания, но и почувствовать себя частью богатой национальной культуры.

