МКУ «Управление образования Буинского муниципального района»
Образование · 24 апреля 2026 г.
Төрле — төрле исем йөртсәк тә без, — 24 апреля 2026 г. в 19:52:27.546
Төрле — төрле исем йөртсәк тә без, Төрле — төрле җирдә яшәсәк тә, Тик бер генә Туган илебез Тик бер генә туган телебез! Халкыбызның зур байлыгы, кадерле рухи хәзинәсе — аның теле. Безнең телебез — татар теле. Зур тарихлы, бай, җырлы — моңлы тел. Татар теленә мәхаббәт уяту ул әлбәттә гаиләдән һәм балалар бакчасыннан башлана. Туган телебезгә карата мәхаббәт тәрбияләү, телебезне саклау максатыннан "АБВГДЕЙКА" балалар бакчасында ел дәвамында төрле чаралар, очрашулар гел булып тора. Ә апрель аенда, татар халкының бөек шагыйре, йөзек кашы туган айда бу чаралар аеруча да үзенчәлекле уза. Балалар тәрбиячеләр белән берлектә Габдулла Тукайның әкиятләре, шигырьләре белән танышалар, мультфильмнарын карыйлар. Төрле рәсемнәр ясап әти — әниләрен сөендерәләр. 23 апрель иртәсендә йомгаклау чарасы — Габдулла Тукайга багышланган әдәби — музыкаль кичә булып узды. Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре — балалар өчен әдәбият кына түгел, ә чын хәзинә, ул аларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә төп роль уйный. Алар аңлаешлы һәм мавыктыргыч рәвештә шәхес нигезләрен салалар, дөнья белән таныштыралар һәм туган якка мәхәббәт тәрбиялиләр. Бәйрәмдә балалар өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Музыкаль кичә җырлар, уеннар әкият геройлары Шүрәле һәм Батырның биремнәөе белән үрелеп барды. Бу чарадан әти — әниләр дә читтә калмадылар. Балалары белән бергә төрле рәсемнәр ясап, кул эшләре эшләп килделәр. Газиз, кадерле татар телебезне үзебез дә, балаларыбыз да сакласак иде. Үз туган телебездә аралашып яшәргә язсын!

