Учителя «Адымнар-Алабуга» посвятили день духовно-нравственному развитию и посетили еди... — 30 мая 2026 г. в 15:00:54.986
Учителя «Адымнар-Алабуга» посвятили день духовно-нравственному развитию и посетили единственный в мире музей Элифба (Букварь), который находится в р.п. Арск в здании Арского педагогического колледжа им. Г. Тукая. Они с увлечением слушали историю создания первой элифба, о нелегком жизненном пути ее авторов Р. Валитовой и С.Вагизова, о букварях разных народов и стран. И все это создано преподавателями и студентами Арского педколледжа под руководством Д. Г.Тазиева. Поразило то, насколько просто и легко было учиться именно по первому изданному букварю, где уже на 3 уроке дети могли составить целое предложение! Далее экскурсионная группа направилась на великую родину известного татарского поэта Г. Тукая - в деревню Кырлай. Благодаря поддержке Раиса Республики Татарстан Р. Миннеханову музейный комплекс полностью преобразился. Новые современные технологии дали возможность так воссоздать прошлое, что вся экскурсионная группа почувствовала себя рядом с ним. Все было воссоздано или изменено в связи со 140-летием великого поэта. Кырлай живет своей той же жизнью: белки, играючи, так же прыгают с дерева на дерево, курицы напевают свою песню, соловьиная трель разливается, бабочки летают со цветка на цветок… Кырлай до сих пор хранит следы маленького Апуша. 29 нчы май көнне "Адымнар-Алабуга" күптелле белем бирү комплексы укытучылары рухи-әхлакый үсешкә багышланган сәяхәткә барып кайттылар. Алар дөньяда бердәнбер булган "Әлифба" музеенда булдылар. Әлеге музей Арча районында Г. Тукай исемендәге педагогика көллияте бинасында урнашкан. Укытучылар беренче әлифбаның барлыкка килү тарихын, аның авторлары Р.Вәлитова һәм С. Вәгыйзовның авыр тормыш юлы, төрле халыкларның һәм илләрнең әлифбалары турында мәгълүмат алдылар. Боларның барысын да Д.Г. Таҗиев җитәкчелегендәге Арча педагогика көллияте укытучылары һәм студентлары оештырган. Беренче басма әлифба буенча укуның никадәр гади һәм җиңел булуы, дәреслекнең өченче дәресендә үк балаларның тулы җөмләләр белән укый алуы гаҗәпләндерде! Аннары экскурсия төркеме танылган татар шагыйре Г.Тукайның Бөек Ватаны - Кырлай авылына юнәлде. Татарстан Республикасы Рәисе Р.Миңнеханов ярдәме белән музей комплексы тулысынча яңартылган. Яңа заманча технологияләр үткән вакыйгаларны искә төшерергә һәм Тукай яшәгән чорны күзәтергә мөмкинлек бирде. Бөек шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан барысы да яңартылган. Кырлай да шул ук тормыш белән яши: тиеннәр дә агачтан агачка сикереп уйнап йөри, тавыклары да җырлый, сандугач та моңлы сайравы белән таң калдыра, күбәләкләр дә чәчәктән чәчәккә кунып оча… Кырлай әле дә кечкенә Апушның эзен саклый.

