МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского МР РТ
Образование · 20 мая 2026 г.
Бүген 4 санлы Әтәчкәй балалар бакчасында район конкурсы- «ЭкоКвест - 2026» уеннары узды... — 20 мая 2026 г. в 14:06:28.862
Бүген 4 санлы Әтәчкәй балалар бакчасында район конкурсы- «ЭкоКвест - 2026» уеннары узды. Чарада районыбызның сигез балалар бакчасыннан командалар катнашты. Конкурсыбызның максаты: балаларның экологик белемнәрен активлаштыру һәм системалаштыру. Яшь экологларны нинди сынаулар көтте соң? «Экологик - Светофор» уены; "Кызыклы экологик табышмаклар"; "Мавыктыргыч пазл"; Экологик эстафета- «Чүпләрне аер"; "SОS” - табигать эндәшә! Өй эше - "Дуслык агачы" презентациясе. Балалар ташландык материаллардан композицияләр төзеделәр! Конкурсыбыз чын бәйрәмгә әйләнде. Барлык командалар да лаеклы көч сынаштылар! Ә иң мөһиме - бик күп уңай хис-кичерешләр алдыр. Ахырда һәр катнашучы команда диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бу көн сабыйларыбызның хәтерендә озак сакланыр! Конкурсыбыз дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз!🌳

