МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского МР РТ
Образование · 23 октября 2026 г.
22 нче октябрь көнне, Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш урта мәк...
22 нче октябрь көнне, Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш урта мәктәбе базасында “ Мәктәптә туган якны өйрәнү: хәзерге заман аспектлары” темасы астында республикакүләм фәнни-методик семинар булып узды. Бу семинарда безнең район делегациясе дә катнашты: "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесенең география укытучысы Файзуллин Рөстәм Уел улы һәм “Сәфәр урта гомуми белем бирү” мәктәбенең география укытучысы Салихов Илнар Шәйхенур улы . Семинар барышында төрле районнардан килгән география укытучылары ачык дәресләр карадылар, түгәрәк өстәлләр артында тәҗрибә уртаклаштылар,шулай ук республикабызның һәм Балык Бистәсе районының күренекле кешеләренең чыгышларын тыңладылар. Сүз унаеннан, бу авыл, Татарстан Республикасының Рәисе, Минниханов Рөстәм Нургали улының туган авылы да эле.