✅Яшел Үзәндә «Яшь Гвардия»нең җирлек бүлекчәсе отчет-сайлау конференциясе узды
✅Яшел Үзәндә «Яшь Гвардия»нең җирлек бүлекчәсе отчет-сайлау конференциясе узды Яшел Үзәндә «Бердәм Россия»нең «Яшь Гвардия»се җирле бүлекчәсенең отчет-сайлау конференциясе узды. Делегатлар эш нәтиҗәләрен барлады һәм төп кадр мәсьәләләре буенча карарлар кабул иттеләр. 📌Элекке штабның вәкаләтләре туктатылды, 11 кешедән торган яңа состав оештырылды. Урындагы штаб җитәкчесе итеп Симеон Мирганиев сайланды. Конференция барышында шулай ук 2026 елга эш планнары һәм төбәк бүлекчәсенең проектлары тикшерелде.