Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! — 1 октября 2026 г. в 11:25:55.501
Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! «Алгарыш» яшьләр үзәге исеменнән Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын һәм бәхетле гомер юлы телибез. Сезнең бай тормыш тәҗрибәгез, акыллы киңәшләрегез һәм күрсәткән үрнәгегез безнең өчен һәрчак кадерле. Йортларыгыздан һәмиша татулык, җылылык һәм бәрәкәт өзелмәсен. Иң изге теләкләр белән, «Алгарыш» яшьләр үзәге коллективы. #МЦАлгарыш