♟️ «Алгарыш» яшьләр үзәгендә шахмат турниры узды!
♟️ «Алгарыш» яшьләр үзәгендә шахмат турниры узды! Бүген «Алгарыш» яшьләр үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкән буын вәкилләре арасында дустанә шахмат турниры булып узды. Ярышлар бик җылы һәм дустанә атмосферада үтте. Катнашучылар үзләренең зирәклекләрен, тактик уйлау сәләтләрен һәм уенга булган осталыкларын күрсәттеләр. Бу очрашу буыннар бәйләнен ныгытуга, үзара аралашуга һәм актив ял итүгә зур өлеш кертте. Киеренке һәм мавыктыргыч көрәш нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны яулаган катнашучылар: 🥇 1 урын: • Халилов М.М. • Гарипов Х.Г. • Галиуллин С.В. 🥈 2 урын: • Рахимов Д.Г. • Юсупов Р.Ю. • Шаймарданов К.М. 🥉 3 урын: • Самигуллин Т.Ф. • Андреев В.А. • Фаттахов И.Г. Барлык катнашучыларга да активлыклары, ярыш рухы һәм бирешмәүчәнлекләре өчен зур рәхмәт! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер һәм яңа уңышлар телибез! 🌟 #МЦАлгарыш #ОДМСиТ