«Хыял» яшьләр үзәге «Караш» начар күрүчеләр клубы әгъзалары өчен милли бәйрәм — Сабанту... — 21 июля 2026 г. в 10:30:38.084
«Хыял» яшьләр үзәге «Караш» начар күрүчеләр клубы әгъзалары өчен милли бәйрәм — Сабантуй оештыруда катнашты. Клуб вәкилләре, күзләренең күрү сәләте чикле булуга карамастан, бик теләп һәм актив рәвештә төрле күңел ачу чараларында көч сынаштылар. Бу көн һәркемнең күңелендә якты эз калдырды, янәшәбездәгеләргә шатлык өләшер өчен йөрәктәге нурның җитүен тагын бер кат раслады. #МЦХыял #Балтасинскийрайон

