🌿 «Цифрлы Аксакал»: Шушма ярында буыннарның җылы очрашуы.
🌿 «Цифрлы Аксакал»: Шушма ярында буыннарның җылы очрашуы. 2026 елда «Балтач муниципаль районы премиясенә яшьләрнең иң яхшы проекты» конкурсының чираттагы җиңүчесе — Бурханова Дина Илнаровна үзенең «Цифрлы Аксакал» проектын искиткеч матур итеп тормышка ашырды. Чара гүзәл табигать кочагында, Шушма елгасы буенда, «Шушма моңнары» музыкаль кичәсе кысаларында узды. Бу көнне цифрлы технологияләр һәм заманча гаджетлар белән түгел, ә кул җылысы һәм осталык серләре белән сугарылган вакыйга булды 🧶 Проектның төп бизәге — буыннар очрашуы. Яшьләр хөрмәтле остазыбыз, чигү һәм бәйләүнең чын профессионалы Сафина Ленура Габделхак кызы белән күрештеләр. Ленура апа: - Үзенең бай тормыш һәм иҗат тәҗрибәсен теләп уртаклашты; - Гаҗәеп нәфис бәйләнгән эшләрен күрсәтте; - Кулларының тылсымы белән яшьләрне дә бәйләү серләренә өйрәтте. Мондый мизгелләр бәяләп бетергесез! Нәкъ менә шундый җылы очрашулар халкыбызның кадерле гореф-гадәтләрен сакларга, өлкәннәребезгә карата ихтирам тәрбияләргә һәм буыннар арасындагы ныклы күперне корырга ярдәм итә. Динәгә һәм Ленура апага илһам, исәнлек-саулык телибез! Мондый проектлар киләчәккә якты өмет уята ☀️ #Татарстандаҗәй #ЛетовТатарстане