📖 Татар теле буенча онлайн-курсларның беренче агымындагы шәкертләр өчен йомгаклау дәре... — 6 февраля 2026 г. в 07:35:19.350
📖 Татар теле буенча онлайн-курсларның беренче агымындагы шәкертләр өчен йомгаклау дәресе уздырылды. Курсның укытучысы — филология фәннәре кандидаты, доцент, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, татар теле буенча монографик хезмәтләр, дәреслекләр, программалар һәм укытучылар өчен методик кулланмалар авторы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Николай Валентинович Максимов. 💡Дәресләрдә шәкертләр үзләрендә булган сөйләм осталыгын камилләштерде, сүзләргә төрле типтагы кушымчаларны дөрес ялгап, сүзтезмәләр төзү һәм аларга нигезләнеп, җөмләләләр белән фикерләрен ачык һәм матур итеп җиткерергә өйрәнделәр. Нигездә, беренче агым көнкүрештә еш кулланыла торган сөйләм калыпларын үзләштерде.

