Өстәл уеннары яратасызмы? Алайса, бу хәбәр нәкъ сезнең өчен! 🎲 — 16 января 2026 г. в 08:31:34.591
Өстәл уеннары яратасызмы? Алайса, бу хәбәр нәкъ сезнең өчен! 🎲 Татар телен һәм мәдәниятен саклауда кулга-кул тотынып эшләүче ике зур оешма — «Идел» яшьләр үзәге һәм Татар китабы йорты сезне бергә җыя. ✨ 🗓 Кайчан: 22 гыйнвар ⏰ Вакыт: 18:00 📍 Кайда: Татар китабы йорты (Островский ур., 15) Бу кичтә безне кызыклы уеннар, җанлы аралашу һәм яңа танышулар көтә. Үзегез белән яраткан өстәл уеннарыгызны алып килергә мөмкин. ✅ Катнашу түләүсез! Килегез, бергәләп күңелле һәм файдалы итеп вакыт үткәрик. Көтеп калабыз!

