МУ "Управление культуры" Арского муниципального района РТ
Образование · 2 июня 2026 г.
💥 Арчада киез итек фабрикасы булган! ️ — 2 июня 2026 г. в 09:53:44.125
💥 Арчада киез итек фабрикасы булган! ️ Бүген "Казан арты" музеена Гарапшин Һашим Габдрахман улы бакырдан ясалган бик тә кызыклы штамп бүләк итте. Анда Казан губернасының Арча шәһәрендә киез итек җитештерүләре турында язылган. Әлеге фабриканы Арчаның атаклы сәүдәгәре Н.С.Капралов белән хәзерге Теләче районының Абди авылы крестьяны П.И.Арканов оештырган. Фабрика XIX гасырда Капраловлар йортында урнашкан була. 🤝 Һашим агага олы рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге штамп безнең музеебыз өчен бик кыйммәтле хәзинә! 👍 ❗️Дуслар, әгәр дә шундый табышларга юлыксагыз, "Казан арты" музеена тапшыра аласыз! #АрскКультура #КазанАртыМузее

