8 сентябрь- Россия халыклары телләре көне. — 8 сентября 2026 г. в 16:41:41.573
8 сентябрь- Россия халыклары телләре көне. 🔥Бүген беренче тапкыр Россия халыклары телләре көне билгеләп үтелә. Бу көн күпмилләтле илебезнең бай мәдәни мирасына багышланган бәйрәм. 🤝Россия халыклары телләре көне кысаларында районыбызның белем оешмаларында һәр телнең гореф-гадәтләре, тарихы һәм уникальлеге турында күбрәк белергә уникаль мөмкинлек тәкъдим иттек. 📚Төрле төбәкләрнең мәдәниятен чагылдыра торган китаплар, әдәбият һәм экспонатлар күргәзмәсе оештырдык, диктант яздык,тематик дәресләр, викториналар, концертлар оештырдык, әкиятләр иленә сәяхәт иттек. 🎤Ватандашларыбызның музыкасы, традицияләре белән ләззәтләндек, шулай ук дөньяга карашыбызны киңәйтеп туган илебез турында белемнәребезне баета алдык. 🔥Күп гасырлар бер-берсе белән янәшә яшәгән халыкларның бердәмлеге һәм дуслыгы бәйрәменә әверелде.

