☀️Хәерле көн!
☀️Хәерле көн! ❗2026 елнын 1 сентябрендә 518 укучы Арча районы мәктәпләренә укырга керә. 🤝Ел саен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика хәйрия акциясе кысаларында аз керемле, күп балалы гаиләләрдән булачак беренче сыйныф укучыларына, инвалид балаларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына хәйрия ярдәме күрсәтелә. 🙏Әлеге акциядә район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре актив катнаша. Иганәчеләр ярдәме белән 170 беренче сыйныф укучысы өчен мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр җыелды. 🔥Бүгенге бүләкләү тантанасы районыбыз башлыгы Алмаз Гаптрәүф улы Хисаметдинов катнашында узды!