🪶Районара Гариф Ахунов укулары
🪶Районара Гариф Ахунов укулары Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновка багышланган V Районара Ахунов укулары үткәрелде. 📌Укулар өч юнәлештә оештырылды. Г. Ахунов әсәрләренә 1-4 нче класс укучылары өчен кул эшләре, “Батырлык” темасына 5-6 нчы класс укучылары өчен хикәя язу конкурсы, 7-11 нче класслар өчен “Гариф Ахунов әсәрләрендә хезмәткә дан җырлау” һәм “Ахуновлар гаиләсендә язучылар чылбыры” темаларына фәнни-тикшеренү эшләре кабул ителде. 📌Укытучылар “Гариф Ахунов әсәрләре аша укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү” темасына осталык дәресе күрсәттеләр. 🤝Укуларга язучының кызы шагыйрә Наилә Ахунова, Халык шагыйре Рәдиф Гаташ, филология фәннәре кандидаты Айгөл Фирдинат кызы Ганиева, биология фәннәре кандидаты Мәдинә Шәүкәт кызы Сибгатуллина Арча районы Мәгариф идарәсе методисты Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина, ветеран укытучы Фәния Шәрип кызы Исхакова килгән иде. 🤝Эшләрдә Гариф Ахунов иҗаты киң яктыртылган, укучыларга бүген дә мөһим булган, тәрбияви яктан әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелгән. 🪶Ахунов укулары дәвамлы булсын, киләчәктә әсәрләре укучы күңелен сафландыруга хезмәт итсен.