Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №4 г.Лениногорска"
Лайфстайл · 23 апреля 2026 г.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бакчабызның мәктәпкә хәзерлек төр... — 23 апреля 2026 г. в 19:51:41.959
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бакчабызның мәктәпкә хәзерлек төркемендә «Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт» дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Бөек татар шагыйренең иҗади мирасы мәңгелек кыйммәткә ия. Аның гаҗәеп поэмалары, әкиятләре, шигырьләре балаларыбызга да бик ошады, алар үзләренең рәсемнәрендә яраткан әкият геройларын сүрәтләделәр. Искиткеч матур хезмәтләре өчен тәрбияләнүчеләребезгә зур рәхмәт! ( Тәрбияче: Миназова Э. М.)

