Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №4 г.Лениногорска"
Лайфстайл · 19 марта 2026 г.
Бүген бакчабызда татар халкының «Нәүрүз» бәйрәме булып узды. — 19 марта 2026 г. в 11:36:49.887
Бүген бакчабызда татар халкының «Нәүрүз» бәйрәме булып узды. Ул- язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. 21 нче март көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Бакчабызда узган Нәүрүз бәйрәмендә дә балалар яз турында шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар, татар халык биюләрен башкардылар, уеннар уйнадылар. Балалар бәйрәм хуҗасы Нәүрүзбикәне каршы алдылар.Шулай ук Нәүрүзбикә белән Кыш бабайның бергә ярышулары сабыйларга бик ошады. Бүгенге бәйрәмнең гүзәл мизгелләре балалар күңелендә озак сакланыр дип ышанып калабыз.

