Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №4 г.Лениногорска"
Лайфстайл · 26 марта 2026 г.
Тәрәз төбендәге “бакча”🌱. — 26 марта 2026 г. в 10:08:32.792
Тәрәз төбендәге “бакча”🌱. Хәр яз саен бакчабызның барлык төркем балалары тәрзәтөбендә "бакча" үстерә. Ул балаларда кызыксынучанлык һәм күзәтүчәнлек үсешенә һәм үсемлекләр тормышын яхшырак белергә ярдәм итә. Үсемлекләрне күзәтеп, бала яшел үсентенең дә тере җан иясе булуын, аның тормышы, салкын яки җылы су сибәргәме, күп яки азмы, тулысынча шуңа бәйле булуын күрә башлый. Алар зур кызыксыну белән җирне йомшарталар, үсемлекләргә су сибәләр, үсешен күзәтәләр, яфракларның формаларын һәм төсләрен чагыштыралар, лупа аша карыйлар, аларның үсеше өчен кирәкле шартларны билгелиләр. Үстерелгән культуралар арасында яшел суган аеруча кызыксыну уята, чөнки аның үсешендә үзгәрешләр ачык күренә, шулай ук витамин буларак, балалар аны рәхәтләнеп ашый да ала.

