Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №4 г.Лениногорска"
Лайфстайл · 24 апреля 2026 г.
Бүген шәһәребезнең Габдулла Тукай һәйкәле янында, бөек шагыйребезнең тууына 140 ел тул... — 24 апреля 2026 г. в 17:24:51.202
Бүген шәһәребезнең Габдулла Тукай һәйкәле янында, бөек шагыйребезнең тууына 140 ел тулуга багышланган бәйрәм узды. Чарада балалар бакчасы балалары, мәктәп укучылары, укытучылары, китапханәчеләр һәм шәһәребез шагыйрьләре катнашты. Бәйрәм барышында, күптән түгел булып узган, Г. Тукай иҗатына багышланган шигырь бәйгесе җиңүчеләре чыгыш ясады, һәйкәлгә чәчәкләр куелды. Безнең бакча балалары Ялаев Әмир һәм Давлетова Алинә бәйгедә катнашып икенче урын яуладылар. Тәрбиячеләр коллективы ( Гарипова С.Т., Муслихова Г. Ф., Симонова Л.Р., Насрутдинова А.А., Гиззатуллина Р.Р.) "Кәҗә белән сарык" әкиятен сәхнәләштереп мактаулы беренчы урынга лаек булдылар. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!💐

