Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад "
Лайфстайл · 19 мая 2026 г.
«ЭКОЯЗ-2026» республика конкурсының 8 атнасы «Чиста су» исеме астында уза. — 19 мая 2026 г. в 13:57:42.360
«ЭКОЯЗ-2026» республика конкурсының 8 атнасы «Чиста су» исеме астында уза. Максат - экология мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү һәм балаларда экологик культура формалаштыру. 8 нче атна сулыкларны һәм яр буе зоналарын чистартуга багышлана. Мөндеш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тематик атнага кушылдылар. Бу атнада алар менә нәрсәләргә өйрәнә: - кеше һәм табигать тормышында суның әһәмияте турында белергә; - су ресурсларын саклау юлларын өйрәнергә; - суга планетаның иң кыйммәтле бүләге буларак сакчыл караш формалаштыру. Бүген, 19 май көнне, Мөндеш балалар бакчасы сулыкларны чистартуга кушылды. Барлыгы 17 кеше катнашты.

