Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад "
Лайфстайл · 8 сентября 2026 г.
Бүген, 8 сентябрь - Россия Халыклары телләре көне. — 8 сентября 2026 г. в 09:14:06.438
Бүген, 8 сентябрь - Россия Халыклары телләре көне. Бу бәйрәм быел беренче тапкыр билгеләп үтелә. Максат – Россия халыклары телләрен саклау һәм аларга ярдәм итү. Татар теле минем туган телем, Сөйләшүе рәхәт ул телдә. Шул тел белән көйлим, Шул тел белән сөйлим Милләттәшем булган һәркемгә. Татар теле минем, туган телем, Бәхетем ул, сүнмәс шатлыгым. Шул тел белән уйлыйм, Шул тел белән җырлыйм, Тоям аның һәрчак сафлыгын. Татар теле минем, туган телем, Изгелекләр тулы бу телдә. Аны якын күреп, Сөйләшүдән сөеп Тыя алмый мине беркем дә. Татар теле минем, туган телем, Саклый аны батыр милләтем. Әби-бабам теле, Ата-анам теле, Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

