Кояшкай лагеренең 8нче көне “Юл йөрү кагыйдәләренә” багышланды. Балалар өчен иң элек “Ю... — 8 июня 2026 г. в 11:43:58.272
Кояшкай лагеренең 8нче көне “Юл йөрү кагыйдәләренә” багышланды. Балалар өчен иң элек “Юл әлифбасын белүчеләр” дигән турнир оештырылды. Әлеге турнирда балалар үзләренең кагыйдәләрне ни дәрәжәдә белүләрен күрсәттеләр. Соңрак “Яшел, сары, кызыл” дигән хәрәкәтле уеннар уздырылды. Шулай ук бүген балалар янына Күкшел авылы янгынга каршы куркынычсызлык бүлегеннән Әхмәтгәлиев Ф.К. килде. Ул балаларга “Эвакуация тәртибе, эвакуация вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү” дигән темага инструктаж уздырды. Көн азагында исә, асфальтта “Куркынычсыз юл” дигән рәсем конкурсы уздырылды.

