18.06.2026. — 18 июня 2026 г. в 18:47:33.113
18.06.2026. Бүген Кояшкай лагеренә йөрүчеләр өчен Бөтендөнья наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан “Куркынычсызлык көне” оештырылды. Укучылар авылыбызның фельдшеры Гайфетдинова С.М. белән очраштылар. Фельдшер врачлар килеп житкәнче күрсәтелергә тиеш беренче ярдәм турында мәгълүмат бирде. Аннан соң укучылар практик биремнәр үтәделәр. Очрашу тәмамлангач, “Сәламәт булсаң-барысына ирешерсең” дигән викторина-уенда катнаштылар. Соңрак балалар өчен саф һавада “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” дигән спорт уеннары ярышы узды. Көн азагында һәр отряд “Сәламәт дөнья-сәламәт мин” дигән темага рәсемнәр ясады.

