Кояшкай лагеренең 16нчы көне “Коррупциягә каршы көрәш” темасына багышланган иде. Бүген ... — 16 июня 2026 г. в 19:42:54.029
Кояшкай лагеренең 16нчы көне “Коррупциягә каршы көрәш” темасына багышланган иде. Бүген лагерьга йөрүчеләр өчен һәр отрядта “Нәрсә яхшы һәм нәрсә начар” дигән әңгәмәләр узды. Аннан соң, алган мәгълүматлардан чыгып, “Без коррупциягә каршы” дигән рәсем конкурсы булды. Балалар әлеге тема белән тагы да якыннанрак танышсыннар өчен “Безнең бурычлар һәм безнең хокуклар” дигән китап күргәзмәсе ду куелды. Көн азагында исә, балалар әти-әниләре өчен “Моны белү мөһим” дигән белешмәлек ясадылар

