😭Кукмара үзенең соңгы сугыш ветераны белән хушлашты — 28 июля 2026 г. в 11:57:36.612
😭Кукмара үзенең соңгы сугыш ветераны белән хушлашты Бүген Кукмара районы зур югалту кичерде: районыбызның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, Чишмәбаш авылы кешесе Габделвахит Шәмсетдинов бакыйлыкка күчте. Якташыбыз белән саубуллашу туган авылы Чишмәбашта, үз нигезе каршында узды. Ветеранны соңгы юлга озатырга район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов, районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары берләшмәсе вәкилләре, мәрхүмнең туганнары, якыннары һәм аны хөрмәт иткән райондашлар җыелды. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmara-raionynyn-songy-sugys-veterany

